Нурлат районының 18 командасы, TATAR HACK өифрлы карарларны эшләү конкурсында катнашу өчен, "Киләчәк" балалар иҗаты үзәгенә җыелдылар.
Укучыларга сәламләү сүзе белән ИТ-парк директорының инновацияләр һәм төбәк үсеше буенча урынбасары Мансур Низамов һәм Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов мөрәҗәгать иттеләр.
Бу юлы балалар "Туризм һәм мәдәният", "Спорт", "Мәгариф" темалары буенча кейсларны хәл итү алымнарын эшләделәр.
Бу Татарстан районнарында цифрлы карарлар эшләү буенча өченче конкурс.