Казан ИТ-паркы мәйданчыгында «Сколково» фонды оештырган технологик стартаплар конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр. Гран-при иясе 300 мең сум күләмендә акчалата премия һәм Startup Village конференциясендә үз проектын тәкъдим итү хокукына ия булды.
«Россиядә хәзер 5 меңнән артык урман сәнәгате компаниясе бар, аларның бер өлеше проектта тәкъдим ителгән технологияләрне куллана ала. Без бер компания үз чыгымнарын ким дигәндә 12дән 120 миллион сумга кадәр киметә алыр дип өметләнәбез», – дип белдерде NeuroWood төп башкарма директоры (CEO ) Анастасия Королева. Ул искәрткәнчә, команда призлы акчаларны кушымта эшләүгә сарыф итәчәк.
«Медицинада һәм авыл хуҗалыгында биотехнологияләр» юнәлешендә эксперт жюри Green Growth төгәл игенчелек технологиясен сайлады. «Мәгълүмати технологияләр» трекында беренче урынны россиялеләрнең даими чыгымнарын киметү өчен СКРЕПКА – кушымта түләү сервисы алды.
ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин искәртеп узганча, 2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителгән һәм элеккеге "Спартак" фабрикасы территориясендә ИТ-паркның яңа мәйданчыгын ачу анонслаган.
"Мондый Стартап тур кебек проектлар ярдәмендә дистәләгән идеяне тормышка ашыру һәм масштаблау мөмкинлеге бар. 30 августка Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча яңа мәйданчык резидентлар өчен үз ишекләрен ачачак. Мәйданда офислар, балалар ИТ-паркы һәм киберполигон урнаштырып булачак", - дип өстәде министр.
«Сколково» фонды Идарәсе рәисе Игорь Дроздов, үз чиратында, хәзерге вакытта «Сколково» ның өстенлекле бурычларының берсе – яшь технологик эшкуарларның ихтыяҗларына җавап бирү, үсеш өчен шартлар тудыру, ил икътисадына тышкы йогынты ясаудан бозылган бизнес-процессларны үзгәртеп коруда практик ярдәм күрсәтү, дип билгеләп үтте.