Россия Хөкүмәте ИТ-тармакка ярдәм чараларына 21,5 млрд. сум юнәлдерәчәк

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

РФ Хөкүмәте 2022 елда резерв фондтан ИТ-тармакка ярдәм чараларына 21,5 млрд. сум бүлеп бирәчәк. РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның тиешле боерыкларына кул куйды, документ шимбә көнне Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган.

Акчаларның бер өлеше санлы технологияләр өлкәсендә эшләүче компанияләр өчен кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләүгә тотылачак-ул 3% тан артмаска тиеш. Бу цифрлы трансформация буенча кимендә 75 проектны гамәлгә ашыру өчен льготалар тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, проектларны гамәлгә ашыру өчен бирелә торган грантларның максималь күләме артачак. Бу максатларга барлыгы 14 млрд. сум бүлеп биреләчәк. Шулай ук компания хезмәткәрләре өчен льготалы ипотека гамәлдә булачак. Алар өчен 2020-2022 елларда алынган кредитлар буенча процент ставкасы елына 5% ка кадәр киметеләчәк. Бу максатларга бүлеп бирелгән 1,5 млрд. сум 10 мең гражданга торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Хөкүмәт берыгы "Россия Федерациясендә мәгълүмати технологияләрнең тиз үсешен тәэмин итү чаралары турында" президент указын гамәлгә ашыру өчен әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International