Яндекс информатика укытучылары өчен квалификация яхшыртуның түләүсез курсын — «Яндекс дәреслек мисалында федераль дәүләт белем бирү стандартының яңа редакциясе нигезендә төп мәктәп өчен информатика курсын укыту методикасы»н башлап җибәрә.
Белем алу педагогларга һөнәри компетенцияләрне арттырырга һәм, ФГОСның яңа редакциясен исәпкә алып, информатика укытуга әзерләнергә ярдәм итәчәк.
Курс ике бүлектән тора: 7 сыйныфлар һәм 8 сыйныфлар өчен информатиканы укыту методикасы. Һәр модуль лекцияләр, гамәли һәм мөстәкыйль эшләрдән тора. Лекция өлешен «Россия өчен укытучы» программасы һәм информатика буенча Яндекс Учебник курсы методисты Илья Могилев үткәрәчәк.
Курска ничек язылырга:
1. Сылтама буенча үтеп теркәлегез: https://clck.ru/dYR6t
2. Төркем формалаштырылганнан соң катнашучылар телеграм-каналга өстәлә, анда башлангыч вебинарны үткәрү даталары һәм курс башлану даталары турында хәбәр итәчәкләр.
Әгәр сорауларыгыз калса, электрон почтага языгыз YaU.Kurs@yandex.ru