ИТ-парк «Кайнау ноктасы» белән берлектә районнарда TATAR HACK конкурслары сериясен дәвам итә

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

TATAR HACK - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланган район үзәкләрендә цифрлы карарлар эшләү буенча конкурс. Конкурс кысаларында 6-11 сыйныф укучылары, 1-2 курс студентлары, командаларга берләшеп, цифрлы технологияләр ярдәмендә шәһәр һәм район проблемаларын хәл итү юлларын эзлиләр. Сораулар һәм проблемалар катнашучыларның яшьләренә карап сайлана, ә хәл итү өчен вакыт чикләнгән.

Әйтик, февраль аенда Актаныш районында узган бәйге мәдәният, спорт һәм мәгариф өлкәләренә кагылды. Башка районнарда социаль өлкәгә, урбанистикага яки экологиягә багышланырга мөмкин.

ИТ-парк экспертлары һәм Кайнау нокталары балаларга ярдәм итәләр - консультацияләр бирәләр, проектларны рәсмиләштерү вариантлары турында сөйлиләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы командаларга бүләкләр тапшырыла, шулай ук аларга үз проектларын республика дәрәҗәсенә күтәрергә һәм алар белән федераль программаларда катнашырга мөмкинлек бирә. 

Якындагы TATAR HACK чаралары Зеленодольскта (5 апрельдә), Нурлатта (8 апрельдә), Түбән Камада (13 апрельдә) узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International