Хөкүмәт ИТ-компанияләр белгечләре өчен армиядә хезмәт итүдән кичектерү тәртибен билгеләде

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Хөкүмәт мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче ил компанияләре белгечләре өчен армиядә хезмәт итүдән кичектереп тору кагыйдәләрен раслады. Мондый карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Сүз югары белемле һәм бер ел һәм аннан артык ИТ-компанияләрдә эшләүче 27 яшькә кадәрге яшь кешеләр турында бара. Моннан тыш, кагыйдәләрнең гамәлдә булуы бер елдан да ким булмаган стажлы белгечләргә кагыла, ләкин алар вузны вазифага билгеләнгәнче бер ел кала тәмамлаган шартта.

Үзләренең яшь белгечләрен армиягә чакырылудан кичектерергә теләгән компанияләр андый белгечләр исемлеген формалаштырырга 2022 елның 1 маеннан да соңга калмыйча РФ Цифрлы үсеш министрлыгына җибәрергә тиеш. Аннары РФ Цифрлы үсеш министрлыгы гомуми исемлекне Оборона министрлыгына җибәрәчәк, ә анда ахыргы исемлекне төзиячәкләр һәм аларны кичектереп тору өчен хәрби комиссариатларга җибәрәчәкләр.

Карар «Россия Федерациясендә мәгълүмати технологияләр тармагын тизләтелгән үстерүне тәэмин итү чаралары турында» Президент Указын гамәлгә ашыру өчен әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International