Беренче сыйныфка балаларны кабул итү ике этапта узачак.
Беренче этап - 1 апрельдән 30 июньгә кадәр беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук өстенлекле, беренче чираттагы яки чираттан тыш хокукы булган балалар өчен.
Икенче этап - 1 июльдән буш урыннар тутырылганчыга кадәр, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча. Әлеге этап беркетелгән территориядә яшәмәүче балалар өчен билгеләнгән.
Электрон рәвештә бирелгән гариза ата-ананың шәхсән гомуми мәгариф оешмасына биргән гаризасы кебек үк каралачак. Гариза биргәннән соң 5 эш көне эчендә сайлап алынган гомуми белем бирү учреждениесенә документларның оригиналларын тапшырырга кирәк.