РФ Цифрлы үсеш министрлыгы Rutube сайтындагы аккаунтка Дәүләт хезмәтләре аша керү мөмкинлеге мәсьәләсен хәл итәчәк.
Кулланучылар һәм контент авторлары платформада гадәттәге ысул белән, шәхси кабинетта анкетаны тутырып, теркәлә ала.
Кулланучы Дәүләт хезмәтләре аша теркәлү өчен шәхси кабинетта видеохостингта махсус опцияне сайларга тиеш була. Блогерлар исә видеоларын чиратсыз һәм дәвамлы модерациясез чыгара алачак, бу тишсез контент йөкләүне дә кисәтәчәк.