Күп функцияле үзәкләр бүлекләре аша социаль контракт төзү өчен гариза бирергә мөмкин

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Дәүләт белән социаль контракт төзергә теләгән гражданның яки гаиләнең кереме төбәктәге халыкның җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булырга тиеш. Моннан тыш, милектәге мөлкәт тә исәпкә алына.

2022 елгы яңалыклар:

– социаль контракт төзегәндә индивидуаль эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 150 мең сумга кадәр арттырылачак (2021 елда - 75 мең сумга кадәр);

- гаиләнең (гражданның) мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсен билгеләгәндә исәпкә алына торган күчемсез милек исемлегеннән мәйданы 15 квадрат метрдан артмаган хуҗалык корылмалары төшереп калдырылачак. Бу үз милкендә сарайлар, яшелчә саклагычлары, кладовкалар булган аз керемле гражданнарга социаль ярдәм чаралары алырга мөмкинлек бирәчәк.

Бар берничә төр социаль контракт:

  • Үз эшеңне ачуга
  • Ярдәмче хуҗалык алып баруга
  • Эшкә урнашуга 
  • Тормышта авыр хәлдән чыгуга

Килешү билгеле бер вакытка төзелә. Мәсәлән, эш эзләүгә 9 айга кадәр бирелә, ә үз эшен ачу турындагы килешү 12 айдан да артмый. Бүлеп бирелгән акчаларны килешүдә язылганча сарыф итәргә һәм моны чеклар яки распискалар белән расларга кирәк. 

Социаль контракт яшәү урыны буенча халыкны социаль яклау органында төзелә.

Татарстан Республикасында 2021 елда 8 428 социаль контракт төзелгән, 25 мең кеше ярдәм алган. Һәр икенче социаль контракт эшкә урнаштыру максаты белән төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International