Казаннан Артур Лукьянов «Мәгълүмати куркынычсызлык» юнәлеше буенча Илкүләм технологик олимпиада призеры булды. Ярышлар беренче тапкыр Илкүләм киберполигон базасында – «Цифрлы икътисад» программасы кысаларында «Ростелеком» төзегән югары технологияле платформа базасында узды. Ярышларга мәсьәләләрне «Ростелеком-Солар» компаниясе һәм МИФИ милли тикшеренү атом-төш университеты белгечләре эшләде.
Инженерлык эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча Россиянең 85 регионыннан һәм чит илләрдән 94 меңнән артык мәктәп укучысы гариза биргән. «Мәгълүмати куркынычсызлык» юнәлеше мәктәп укучылары арасында иң популяр: аңа 7317 гариза бирелгән, шул исәптән 81 -Татарстаннан (42 -Казаннан).
13 мартта Россиядә 8-11 сыйныф укучылары арасында «Мәгълүмати куркынычсызлык» юнәлеше буенча Илкүләм технологик олимпиаданың финал этабы тәмамланды. Финалистлар беренче тапкыр илкүләм киберполигонда кибер-укуларда катнашты, алар барышында энергетика предприятиесенә хакер һөҗүмен тикшерде. Олимпиаданың 32 юнәлеше арасында «Мәгълүмати куркынычсызлык» юнәлеше буенча өченче ел рәттән иң югары бәйге — бер урынга 75тән артык кеше булды.
Финалда катнашу өчен укучыларга сайлап алу сынауларының ике этабын узарга кирәк иде. Финал этабы математика һәм информатика буенча тесттан башланды. Шуннан соң укучылар олимпиада тарихында беренче тапкыр илкүләм киберполигонда — югары технологияле платформада кибер-укуларда катнаштылар. Кибер-укулар вакытында укучылар киберкуркынычсызлык хезмәтенең чын хезмәткәрләре ролендә булдылар.