Татарстан территориясендә 2004 елдан башлап җирле дәрәҗәдә эшләнгән социаль ипотека турында закон проекты гамәлдә, ул елына 7% ставкасы буенча ташламалы шартларда торак сатып алырга мөмкинлек бирә.
Социаль ипотека программасының асылы шунда ки, кеше белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды арасында килешү имзалана, аның нигезендә граждан ай саен яңа фатирга акча җыючы түләләр кертергә тиеш. Алга таба әлеге түләүләр белән яңа торак бәясенең бер өлешен каплап була, ә җитмәгән сумманы ипотека кредиты рәвешендә теркәп була.
2021 ел азагыннан социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә алу өчен гаризаны ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин. Бу вакыт эчендә татарстанлылар портал аша барлыгы 200 электрон гариза тапшырган.
Кирәкле документлар исемлеге һәм электрон хезмәт күрсәтү сроклары белән шулай ук порталда танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, гражданнар социаль ипотека буенча исәпкә Татарстан КФҮ офисларында да баса ала.