Цифрлы үсеш министрлыгы дәүләт хезмәтләре һәм башка сайтларга керү өчен безнең ил браузерларын кулланырга киңәш итә

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Барлык сайтларга һәм онлайн-сервисларга, шул исәптән дәүләт хезмәтләренең бердәм порталына керү мөмкинлеге булсын өчен, Цифрлы үсеш министрлыгы Россия куркынычсызлык сертификатын кабул итүче браузерлар урнаштырырга тәкъдим итте, хәзер мондый функциональлек бар, әйтик, «Яндекс.Браузер» яки VK  чыгарган «Атом»да.

"Кайбер сайтлар хәзер ачыла алмый. Бу - интернет-ресурсларның куркынычсызлыгын һәм ышанычлылыгын тикшерә торган сертификацияләү үзәкләре эшендә проблемалар булуга бәйле. Аңларсыз дип өметләнәбез", - диелә РФ Дәүләт хезмәтләреннән файдаланучыларга җибәрелгән хатта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International