РФ Цифрлы үсеш министрлыгы ИТ-компанияләргә кирәкле ярдәм чаралары турында мәгълүмат җыюны башлап җибәрде. Тармак вәкилләре тиешле форманы Дәүләт хезмәтләре порталында тутыра алалар.
Компанияләргә нинди проблемаларга дучар булулары турында сөйләргә һәм аларны хәл итү өчен кирәкле ресурслар турында хәбәр итәргә тәкъдим ителә. Сораштыруда катнашучылар шулай ук яңа проектларны һәм ярдәм чараларын тормышка ашыру өчен тәкъдим итә алалар.
"Без онлайн режимында ИТ-тармактагы вәзгыятькә мониторинг уздырабыз һәм компанияләргә очрый торган проблемалар турында кире элемтә алабыз. Дәүләт хезмәтләрендә базарда катнашучылардан мәгълүмат җыю мөмкин кадәр тиз арада җавап бирү өчен дә, ярдәм итүнең яңа чараларын эшләү өчен дә җибәрелде", - дип сөйләде Россия цифрлы үсеш министры урынбасары Максим Паршин.