Сайтларга керү мөмкинлеген түләүсез TLS-сертификатлар тәэмин итәчәк

2022 елның 4 марты, җомга

Якын арада Россия юридик затларына түләүсез TLS-сертификатлар бирү буенча илкүләм таныклаучы үзәк эшен җайга салучы норматив-хокукый актлар кабул ителәчәк. Бу файдаланучыларга TLS-сертификатлары тартып алынган сайтларга куркынычсыз керүне саклап калыргаярдәм итәчәк.

TLS-сертификатны Дәүләт хезмәтләре порталында тулысынча дистанцион режимда алырга мөмкин булачак. Барлык браузерлар һәм операцион системалар шул TLS-сертификатларны кабул итәчәк. Сертификатлар бирелгән домен исемлеген Дәүләт хезмәтләре порталында күрергә мөмкин булачак.

TLS (Transport Layer Security) — интернетта куркынычсыз элемтә оештыру өчен криптографик беркетмә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International