2021 елда ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан актив файдаланучылар саны 1,6 млн кешегә кадәр арткан. Бу хакта Казанда узган брифингта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин хәбәр итте.
"Татарстанлылар өчен иң кирәкле мәйданчыклар - ТР Дәүләт хезмәтләре порталы, „Халык контроле" системасы һәм халык арасында сораштыру системасы. Барлык дәүләт хезмәтләрен алу өчен бердәм тәрәзә - берләштерелгән портал. Аңа ихтыяҗ зур, 2021 елда актив кулланучылар саны 500 меңгә диярлек — 1,6 млн кешегә кадәр арткан. Транзакцияләрнең саны 2020 елда 290 миллионнаннан 2021 елда 314 миллионга кадәр арткан. Портал аша башкарылган түләүләр саны 4 миллиардка артып, 30 миллиардка кадәр җиткән", - диде Начвин.
Ул билгеләп үткәнчә, зур үсешне яңа сервислар эшли башлавы тәэмин итте. Мәсәлән, бу административ комиссиянең электрон карарларын алу буенча сервис, ул ТР Финанс министрлыгы тарафыннан Казан администрациясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Аның ярдәмендә кешеләр штрафларны тикшерә һәм түли ала, аерым алганда, муниципаль парковканы түләмәгән яки шәһәрдә төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен.
Брифингның тулы версиясен сылтама буенча карарга була.