Mediascope* мәгълүматларына караганда, 2020-2021 елда Россия халкының 80% нан артыгы радионы атнага бер генә тапкыр булса да тыңлаган, ә һәр икенче россияле көн саен радио тыңлый. Шул ук вакытта тыңлау вакыты да арта. Әйтик, 2021 елда «радиодулкында» тыңлаучылар көненә 4,5 сәгатьтән артык үткәргәннәр, өйдә һәм автомобильдә радионы ешрак тыңлыйлар.
Быел Татарстанда даими радиотапшыру алып баруга 95 ел тула. Ул 1927 елда башлана. ТАССРда радионың зур энтузиасты - танылган татар язучысы Шамил Усманов булган. ТАССР Халык Комиссары советының Казанда бер киловаттлы киң тапшырулар радиостанциясе төзүгә рөхсәтен алгач, ул үзе аның төзелешен җитәкли. Һәм инде дүрт айдан соң, 1927 елның 7 ноябрендә, татар радиосыннан Шамил Усманов тавышы белән беречне сүзләр яңгырый: "Казан сәйли!"- "Говорит Казань!".