«Таттелеком» 2,6 мең км оптика төзегән, 280 дән артык база станциясе модернизацияләгән һәм урнаштырган

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елда «Таттелеком» ГАҖ 2,6 мең км җепселле-оптик элемтә линияләрен төзеде, шуның 1,5 мең км – «Россия Федерациясенең цифрлы икътисад» илкүләм программасын гамәлгә ашыру кысаларында социаль әһәмияткә ия объектлар тоташтырылды.

1,1 мең км чамасы җепселле-оптик элемтә линияләре Компаниянең агымдагы эшчәнлеге кысаларында салынган, беренче чиратта – GPON челтәрләрен төзү барышында кече торак пунктларда яшәүчеләрне югары тизлекле интернет белән тәэмин итү өчен, бу эш 2020 елдан алып барыла. Ике елда GPON технологиясе буенча Татарстан Республикасында 82 меңнән артык йорт хуҗалыгы тоташтырылды.

Халыкны кәрәзле элемтә, мобиль интернет белән тәэмин итү өчен «Таттелеком» компанияләр төркеме «Летай» мобиль элемтәсен үстерә. 2021 елда 280 дән артык база станциясе төзелде һәм модернизацияләнде. «Таттелеком» компанияләр төркеме 4G+ челтәрен актив үстерә башлады, ул 200 Мбит/с тизлек белән мәгълүмат тапшырырга мөмкинлек бирә.

База станцияләрен төзү һәм модернизацияләү эшләрен Татарстанның барлык шәһәрләре һәм районнары да диярлек колачлаган. Шул ук вакытта 55 торак пунктта 4G мобиль интернет беренче тапкыр эшли башлады, шуларның 18 ендә элек кәрәзле элемтә юк иде. Иң күп эш Казанда башкарылды – бу 69 база станциясенә кагыла, шулай ук Тукай муниципаль районында (23), Әлмәт (18), Түбән Кама (12), Лениногорск (10) һәм Арча муниципаль районында (10).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International