Татарстан авыллары интернет-трафик буенча алга чыкты

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның Югары Ослан районындагы Введенский Бистәсе, аңардан ерак түгел Иннополис урнашкан, иң онлайн-актив авыл булды.

МегаФон республиканың интернеттан иң күп "йөкләүче" торак пунктлары рейтингы төзегән. Халык саны 10 мең кешегә кадәр булган кечкенә авыл җирлекләре бер кешегә уртача айлык интернет-трафик күләме буенча лидер булды. 

Мегафон аналитиклары 2020-2021 елларда мобиль трафикны өйрәнеп, big data инструментлары ярдәмендә шундый нәтиҗәләргә килгән.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Югары Ослан районындагы Введенский Бистәсе авылы онлайн-актив булды – операторның бер клиенына айена 67 ГБ тан артык трафик туры килгән. Икенче урында - 36 ГБ чамасы трафик кулланып, Әлмәт белән янәшә урнашкан Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогы, беренче өчлекне Олы Кабан авылы йомгаклый, анда Мегафон абоненты аена 35 ГБ йөкли. 

Шәһәрлеләр уртача алганда, интернет-трафиктан азрак файдалана – аена 20-25 ГБ. Шәһәрләр рейтингында Казан Иннополис һәм Әгерҗедән соң өченче урынга чыкты.

Бер ел эчендә татарстанлының смартфонында уртача айлык трафигы 38% ка арткан. Оператор үзенчәлекле динамиканы Мөслим (87%), Кайбыч (81%) һәм Яңа Чишмә (79%) районнарында теркәгән. 

"Без республиканың LTE челтәрен каплау мәйданын 1,5 тапкыр арттырдык, 100 дән 500 кешегә кадәр булган зур булмаган торак пунктларга аерым игътибар бирдек. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә илледән артык авылда безнең тиз йөрешле 4G-интернет беренче тапкыр эшли башлады", - дип билгеләп үтте МегаФон директоры Дмитрий Кузнецов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International