Татарстан интеллектуаль транспорт системаларын үстерүгә 825,7 млн. сум алачак

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

2022 – 2023 елларда интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) гамәлгә кертү чараларын тормышка ашыру өчен Татарстанга федераль үзәктән 825,7 млн. сум субсидия керәчәк, шулардан 385,3 млн. сумы – быел, 440,4 млн. сумы – 2023 елда.

Тулаем алганда, 2022 елда Россия Федерациясенең 42 төбәгенә 7,35 млрд. сум федераль субсидияләр биреләчәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Хөкүмәте. Узган елда федераль ярдәм нәтиҗәсендә 24 төбәктә юл хәрәкәте белән идарә итүнең 15 үзәге булдырылды һәм модернизацияләнде, 1350 транспорт агымы детекторы, 630 видеокүзәтү камерасы, 460 «акыллы» светофор һәм 70 «акыллы» тукталыш, шулай ук 45 метеостанция интеграцияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International