Быел конкурс РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, РФ Спорт министрлыгы, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Отечественный Софт» АРПП ярдәме белән үткәрелә.
Конкурска проектларны Россиянең теләсә кайсы IT-компаниясе тәкъдим итә ала.
Гаризаны 2022 елның 22 февраленә кадәр digit.d-russia.ru порталы аша тапшырырга мөмкин. Конкурста җиңүчеләр «ПРОФ-IT» X Бөтенроссия региональ мәгълүматлаштыру форумы кысаларында үз проектларын тәкъдим итәчәкләр.