Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы трансляциясе

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы уза. Утырыш 2021 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елын уздыруга багышланган.

Утырышта Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев (ВКС аша),  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, "Таттелеком" ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов катнаша. 

Утырышның көн тәртибе

Коллегия утырышы трансляциясенә сылтама

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International