Пермь крае делегациясе Татарстанның халыкка хезмәт күрсәтү тәҗрибәсен өйрәнәчәк

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Пермь крае делегациясе Татарстанның халыкка хезмәт күрсәтү тәҗрибәсен өйрәнәчәк. Бу хакта Казанда журналистларга Пермь крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Черников хәбәр итте.

«Без халыкка дәүләт хезмәтләренең ничек күрсәтелүен, күп функцияле үзәкләрнең ничек эшләвен карарга телибез. Авыл хуҗалыгы секторына субсидияләр бирү мәсьәләсе буенча фикер алышачакбыз. Пермьдә күп кенә яхшы эшләнмәләрне кулланырга мөмкин булсын өчен, тәҗрибә тупларга телибез», - диде Черников.

Ул билгеләп үткәнчә, Пермь крае җитәкчелеге Татарстан уңышларын бик югары бәяли. «Барлык позицияләр буенча да Татарстан төбәкләр арасында үсеш ягыннан алдынгыларның берсе булып тора. Без Пермь краеның да Татарстан фонында шактый алга киткән төбәк булуын телибез», - дип ассызыклады Пермь крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Черников шулай ук төбәкләрнең дустанә мөнәсәбәтләрен хуплый, дип өстәде. «Узган ел үзебездә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен кабул иттек. Җитәкчеләрнең килешүе нәтиҗәсендә без җавап визиты белән килдек. Шуңа күрә цифрлы технологияләрне үстерү белән шөгыльләнүче безнең делегация Татарстанда боларның ничек эшләнгәнен өйрәнәчәк. ІТ-паркта Пермьдә чыгарыла торган робот бар. Бу да безнең кооперация, һәм ул бүген гамәлдә», - диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International