Татарстан спорт министрлыгының биш хезмәте 2021 елда электрон рәвешкә күчерелде

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Татарстанда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының биш дәүләт хезмәте күрсәтүн электрон форматка күчерү эше төгәлләнде, һәм аларны РФ Дәүләт хезмәтләре порталына чыгару буенча эш алып барыла, дип хәбәр итте ТР спорт министры Владимир Леонов коллегия утырышында.

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында түбәндәгеләр мөмкинлек инде:

  • республика спорт федерацияләре статусы бирү өчен оешмаларны аккредитацияләү;
  • каникуллар вакытында балаларның ялын оештыру;
  • спорт разрядларын бирү;
  • спорт судьяларының квалификация категорияләрен бирү.

Шулай ук 2021 елда Татарстанда «Физик культура һәм спорт» дәүләт мәгълүмат системасын тестлаштыру башланды һәм «Минем спорт» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы кертелә башлады.

2022 елда Татарстанда физик культура һәм спорт тармагын цифрлы трансформацияләү һәм спорт порталын эшләү дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International