Россия Федерациясенең Хөкүмәти комиссиясе яңа хокук проектын – элемтә операторарын “112” экстрен номерын җыйган абонентның координатларын хәбәр итүне мәҗбүрләүле – хуплады.
Исегезгә төшерәбез, мартта бердәм оператив хезмәтләр өчен “112” номерын булдыруга федераль программа расланды. Хәзерге вакытта “112” экстрен номеры мобиль телефоннар абонентлары өчен булдырылган. Алга таба ул 01, 02, 03, 04 хезмәтләренә шалтыратуларны алыштырырга тиеш.
Россия Федерациясенең 2011 елның 21 ноябрендә кабул ителгән 958 номерлы Хөкүмәт карары буенча “112” системасының төп бурычы булып, шалтыратуларны кабул итү һәм эшкәртүдән кала, элемтә операторларыннан шалтыру урыны мәгълүматын алу мөһим.
Татарстанда 2011 елдан бирле әлеге механизмны тормышка ашыру эшләре алып барыла, - дип сөйли ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер. “112” номеры мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдән смс-хәбәр алу мөмкинлеге тормышка ашырылган. Тест рәвешендә шалтыратучының урынын билгеләү эшли.
“Әлегә барлык операторлар да хезмәттәшлек итү теләген белдермәде”, диде министр урынбасары. Шул рәвештә, шалтыратучының урынын белү халәкәткә реакцияләүне тизләтә.
Белешмә:
“ГЛОНАСС+112” бердәм дәүләт информацион системасы”112” номерына төшкән шалтыратуларны кабул итү һәм эшкәртү эшен алып бара. Татарстанда һәркөнне “112” номерына 2 меңгә якын шалтырату башкарыла: һәм бишенче шалтырату ике яки күбрәк хезмәтнең ярдәменә мохтаҗ.