Санкт-Петербург шәһәреннән килгән делегация Казан ИТ-паркында булып узды. Санкт-Петербурның “112” шалтыратыларны эшкәртү үзәге хезмәткәрләренә ИТ-парк, Бизнес-инкубатор, Дата-центр буйлап экскурсия оештырылды.
Аннары делегация җитәкчеләре Татьяна Ракович белән Татарстанда “ГЛОНАСС+112” базасында эшли торган кайнар хезмәтләргә шалтыратуларны эшкәртү үзәгенә юнәлде.
Делегациягә “112” номерына шалтыратуларны эшкәртү мөмкинлекләрен күрсәттеләр. ГЛОНАСС базасында эшләүче спутник навигациясе аппаратлары экстрен хезмәтләрне эшкәртер өчен ашыгыч ярдәм, эчке эшләр министрылыгы, гадәттән тыш эшләр министрлыгы машиналары бу система белән җиһазландырылган. Татарстандан шулай ук мәктәп автобуслары, республиканың хөкүмәт машиналары, җәмәгать транспортын да “ГЛОНАСС+112” системасы белән җиһазларга планлаштырыла.
Системаны республика территориясенә кертү, беренче чиратта, гадәттән тыш хәлләргә тизарада реакцияләүне тәэмин итәчәк. Моннан тыш, траспорт чараларының мониторингы мәктәп автобуслары катнашында юл һәләкатләрен 98% киметә, шулай ук бүленеп бирелгән ягулыкны экономияләр ярдәм итә.
“ГЛОНАСС+112” системасы спорт объектларын күзәтү камералары белән тәэмин итә. Бу Универсиада алдыннан объектларда иминлекне саклау дигәнне аңлата.
Санкт-Петербург шәһәреннән килгән кунаклар системаның мөмкинлекләре турында кызыксынып тыңладылар. “Сез чыннан да система куллануның төрле мөмкинлекләрен тапкансыз. Бар да аңлаешлы”, дип белдерде Санкт-Петербургның “112” белгечләрне укыту һәм әзерләү бүлегене җитәкчесе Михаил Иванов.
Татарстанда “ГЛОНАСС+112” бердәм дәүләт информацион системасы 2009 елның июленнән эшли.