Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы «Сколково» Фондының төбәк операторларының еллык рейтингында беренче урында.
Рейтинг төзегәндә түбәндәге күрсәткечләр исәпкә алына: гамәлдәге резидентлар һәм үткәрелгән чаралар саны, шулай ук җәлеп ителгән инвестицияләр һәм грантлар саны. Узган ел дәвамында барлык пунктлар буенча да технопарк беренче булды.
ИТ-парк 2018 елда «Сколково» Фондының төбәк операторы статусын алды. Региональ оператор сыйфатында технопарк «Сколково» Фонды резиденты статусын алган инновацион компанияләргә ярдәм итә. Резидентлар ИТ-парк оештыра торган чараларда, инвестиция сессияләрендә, вебинарларда, мастер-классларда һәм экспертлар белән питч-сессияләрдә даими катнашалар.