Татарстанлылар ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша 13,7 млн электрон гариза тапшырган

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елда Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша 13,7 млн электрон гариза бирелгән. Татарстанлылар арасында иң популяр хезмәтләр арасында республика порталында табибка язылу, балага айлык пособие билгеләү һәм балалар бакчалары өчен ата-аналар түләвенең өлешен компенсацияләүне билгеләү бар.

Бүген ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 143 хезмәт күрсәтелә, шул исәптән 111 социаль хезмәт.

Искщртик, узган ел Татарстан барлык төбәк һәм муниципаль массакүләм социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон форматка күчерде һәм Россия Президенты Владимир Путин куйган бурычны бер елдан алда үтәде. "Цифрлы икътисад" илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 2021 елда 76 социаль әһәмиятле хезмәт электрон рәвешкә күчерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International