ИТ-белгеч һөнәре бүгенге көндә иң кирәклеләрдән булып санала. Бу өлкәдә эшләүчеләрнең уртача яше – 25-26 яшь. Татарстан Россия күләмендә инновацияләр һәм информацион технологияләр үстерүдә алдынгы булып санала. Казанда һәм Чаллы шәһәрләрендә ИТ-парклар бар. Тиздән Казан тирәсендә яңа шәһәр – “Иннополис” – төзеләчәк. Биредә бөтен илдән информацион технологияләр өлкәсендәге белгечләр җыелачак.Проектны киләсе 6-7 елда тормышка ашырырга планлаштыралар. Аны уңышлы итәр өчен елына 2 меңгә якын ИТ-белгеч әзерләргә кирәк. Бүгенге көндә Татарстанда елына 500ләп белгеч әзерләнә. ИТ-технологияләр өлкәсендә грант буенча укыту Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы инициативасы буенча эшләнелә. Республика бюджеты буенча укуга математика, информатика, рус теленнән БДИ югары балларга тапшрыучылар өметләнә ала.