Россия Хөкүмәте Татарстанны, Мәскәүне һәм Мәскәү өлкәсен цифрлы паспортны гамәлгә кертү өчен пилот төбәк буларак сайлады. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко аппаратында хәбәр иттеләр.
Чернышенко сүзләренә караганда, паспортларны 2023 ел башыннан бирле бирә башлаячаклар, алдан ук бу документларны куллануга технологик әзерлекләре югары булган пилот төбәкләрдә - Татарстан Республикасы, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе. Шул ук вакытта цифрлы паспортны Россиянең теләсә кайсы почмагында файдаланырга мөмкин булачак. Вице-премьер цифрлы паспортның системалы проекты әзер инде, база электрон компонентларына - бланк һәм микросхемаларга техник сынаулар үткәрелде, дип өстәде.
Чернышенко, кәгазь документны смарт-картага алыштыру һәр россияле сайлаячак, дип ачыклык кертте.
Ул шулай ук картага ялган документлардан берничә дәрәҗәдә сакланучы кешенең шәхси мәгълүматларын, аның фотосурәтен китерәчәген билгеләп үтте. 2022 ел ахырына барлык әзерлек эшләре тәмамланачак.