Татарстан КФҮ вакциналаштыру турында 62 меңнән артык сертификат бастырган

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

QR-кодларны бастыру өчен тагын да киңрәк мөмкинлекләр биргән яңа сервис күпфункцияле үзәкләрдә 16 ноябрьдән эшли башлады. 13 көн эчендә «Минем документлар» офислары 62 меңнән артык сертификат бастырган һәм биргән.

Сертификатны бастыру өчен бары тик паспорт һәм СНИЛС гына кирәк. КФҮтә гариза бирүчене кабул итәләр һәм QR-код бастыралар, әгәр ул билгеле бер яшькә җиткәннән соң бирелгән паспорт урынына шәхеснең вакытлыча таныклыгын күрсәтсә. Әмма махсус эшләнгән эзләү сервисын КФҮ өчен кирәкле белешмә таба алсын өчен, бу паспорт реквизитларын да тапшырырга кирәк.

Шулай ук яңа сервис ярдәмендә КФҮтә башка затлар өчен сертификат һәм Ышаныч Кәгазе буенча бастырып чыгару мөмкинлеге барлыкка килде.

Гомумән алганда, РФ Дәүләт хезмәтләре порталында QR – код алу өчен кирәк булган ЕСИА хисап язмасын раслау һәм 11 октябрьдән 28 ноябрьгә кадәр Татарстан КФҮнә анализ кодларын бастырып чыгару өчен генә дә 354 меңгә якын мөрәҗәгать керде. Аларның иң күп саны 24 ноябрьдә теркәлгән - 13 меңнән артык. Республика буенча көн саен әлеге хезмәтләр өчен 9,5 меңгә кадәр мөрәҗәгать теркәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International