Татарстан КФҮ эшләми торган көннәр чорында 93 меңнән артык хезмәт күрсәткән

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Шуларның 43 меңе - РФ Дәүләт хезмәтләре порталында вакцинация турында сертификат алу өчен ЕСИА хисап язмасын раслау хезмәте.

Исәпкә алу өчен иң күп мөрәҗәгать 1 ноябрьдә теркәлгән - 8 меңнән артык гариза бирелгән.

Өч бәйрәм көне дәвамында (4, 6, 7 ноябрь) республика буенча " Минем документлар" офисларына әлеге хезмәт өчен 7 меңнән артык мөрәҗәгать керде.

Якын арада РФ Дәүләт хезмәтләрендә хисап язмасын раслауга ихтыяҗ арткан, шуңа күрә КФҮ эшен ялларсыз дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, QR-кодларны масштаблы куллану белән Татарстанда күп функцияле үзәкләр көчәйтелгән эш режимына күчтеләр. Эш көннәрендә учреждение филиалларында ЕСИА хисап язмасын раслау өчен өстәмә эш сәгатьләре каралган. Якшәмбе көнне "Минем Документлар" офислары QR-код алу белән бәйле хезмәтләрне генә күрсәтәләр.

Шулай ук гражданнарның игътибарын шуңа юнәлтәбез: 2021 елның ноябрь һәм декабрь айларында укыту методик көннәре үткәрү сәбәпле, КФҮнең кайбер бүлекләре ябылачак. Офисларны ябу графигы белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International