"Цифрлы Татарстан" яңа өч еллык программасы кабул ителде

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Министрлар Кабинеты "Цифрлы Татарстан" яңа өч еллык программасын кабул итте. Аны тормышка ашыру кысаларында 2022-2024 елларда цифрлаштыруга 4,5 млрд. сум юнәлдереләчәк.

Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы "Цифрлы Татарстан" кысаларында ике республика программасын - «Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру һәм ИТ-инфраструктураны үстерү» һәм «ИТ өлкәсендә Кеше капиталына дәүләт ярдәме» программаларын алып бара. 2022 елда бу программаларны гомуми финанслау якынча 2,5 млрд. сум тәшкил итәчәк.

«Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру һәм ИТ-инфраструктураны үстерү» программасына 2022 елда 1,5 млрд.сум бүлеп бирелгән.

Аның кысаларында тормышка ашыру планлаштырыла:

* Республика мәктәпләре, балалар бакчалары, хастаханәләр, башкарма комитетлар һәм дәүләт хакимияте органнары һәм башка бюджет учреждениеләре өчен интернет челтәренә керү мөмкинлеген тәэмин итү. Моның өчен 440 млн. сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк;

• Дәүләт хакимияте органнарын цифрлаштыру - 247,2 млн сум;

* Электрон хезмәтләрне үстерү һәм КФҮ цифрлаштыру - 201,4 млн сум;

* Дәүләт мәгълүмати системалары эшчәнлеге өчен ТР мәгълүматларын эшкәртү үзәгенә ярдәм итү - 103,6 млн. сум;

• Торак фонды мониторингы системасын цифрлаштыру, капиталь ремонт программасы, «Акыллы шәһәр» проектын үстерү һәм "Имин шәһәр" проекты кысаларында видео-аналитика технологияләрен кертү - 88,8 млн сум;

* Электрон белем бирү системасын үстерү, китапханәләр, музейлар һәм мәдәният объектлары эшчәнлеген цифрлаштыру - 47 млн. сум;

• Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау өлкәсендә цифрлы технологияләрне үстерү - 38,2 млн. сум;

* Пространство мәгълүматлары, Экология һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләрне үстерү - 26,7 млн. сум;

* Ясалма интеллект проектларын үстерү - 4,4 млн. сум.

«2022 елда без җәмәгать судьяларының ИТ-инфраструктурасы белән тәэмин итәчәкбез, бу гражданнардан электрон рәвештә гариза кабул итәргә һәм суд утырышларында онлайн режимда катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Федераль үзәк бу максатларга 116,9 млн сум бүлеп бирә, тагын 27,4 млн сум республика бюджетыннан биреләчәк», - дип шәрехләде Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Шулай ук 2022 елга гомуми белем бирү учреждениеләрендә ИТ-инфраструктураны формалаштыру буенча чаралар планлаштырылган. Бу максатларга федераль бюджет акчаларыннан 146,3 млн сум җәлеп ителәчәк, 34,3 млн сум республика акчалары тәшкил итәчәк.

«ИТ өлкәсендә Кеше капиталына дәүләт ярдәме» икенче программасына киләсе елда 992,5 млн сум акча юнәлдереләчәк.

Аерым алганда, ул КФҮләрдә хезмәт күрсәтү системасын алга таба үстерүне (2022 елга бюджет якынча 880 млн сум тәшкил итә), шулай ук бизнес-инкубаторларга финанс ярдәме күрсәтүне, ИТ-өлкәдә белем алу өчен грантлар һәм «Санлы чемпионнар мәктәбе» проектын гамәлгә ашыруны үз эченә ала.

Татарстан цифрлаштыру өчен кирәкле инфраструктураны булдыруның төп этабын тәмамлаган инде - 9 мең социаль әһәмияткә ия оешма интернетка тоташтырылган, кәрәзле элемтәне каплау дәрәҗәсе 99,8% ка җиткән, 54 дәүләт һәм ведомство мәгълүмат системалары эшли, 2021 ел ахырына кадәр барлык социаль әһәмиятле хезмәтләр электрон рәвешкә күчереләчәк.

"Киләсе ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Безгә яңа амбициоз бурычларны хәл итәргә һәм мөһим федераль проектларны – әйтик, республикада беренче электрон паспортларны эшләтеп җибәрүдә катнашырга туры киләчәк", - дип искә төшерде Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International