Татарстан Республикасы радиотелеүзәкләрендә профилактик эшләр узачак

2021 елның 15 октябре, җомга

18 октябрьдә 02.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Биләр (Зур Алан), Шәмәрдән, Әлмәт (Миңлебай) эре радиотелевизион җайланмаларны планлы рәвештә профилактикалау үткәрелә.

Бу чорда радиоүзәкләрдә 20 санлы эфир телеканалы, «ТНВ» телеканалы һәм FM-радиостанцияләр трансляцияләре туктатылачак.

Профилактик эшләр башкаруның җентекле графигы РФ Смотрифру сайтында «Телерадиоканалларны вакытлыча өзеп тору» бүлегендә һәм телетамашачы кабинетында, шулай ук «Телегид» мобиль кушымтасында («Вещание» өстәмә битендә) урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International