РФ Цифрлаштыру министрлыгы Дәүләт хезмәтләре порталында гражданнарның Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен интерактив форманы эшләтеп җибәрде.
Тарихта беренче тапкыр халык санын алу, шул исәптән онлайн-форматта уза - статистик мәгълүматларны җыю өчен, россиялеләр дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутыра алалар.
Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдаланучыларга электрон исәпкә алу кәгазен тутыру өчен расланган яки стандарт исәпкә алу язуы кирәк. Формасын компьютердан, планшеттан, смартфоннан теләсә кайсы урында тутырырга була. Россиядә яшәүче башка ил гражданнары да халык санын алуда катнаша алалар, моның өчен аларга дәүләт хезмәтләре порталында СНИЛС белән расланган чит ил гражданының исәпкә алынуы кирәк.
Ил тарихында беренче тапкыр барлык исәпкә алучылар кәгазь китаплар белән түгел, ә үзебезнең илдә җитештерелгән 360 мең планшетлар белән барачак. Киләчәктә планшетларны Росстат тикшеренүләрен үткәрү өчен, шулай ук гражданнарга, бигрәк тә социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен куллану планлаштырыла.
"Цифрлаштыру хисабына Росстат, мәгълүматлар белән эшләүнең заманча технологияләрен кулланып, исәпкә алу кәгазьләрен тизрәк эшкәртә алачак. Аерым алганда, ясалма интеллект технологияләре кулланылачак", - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.
Электрон исәпкә алу кәгазе дәүләт хезмәтләре порталы астына махсус җайлаштырылган, анкетаны тутыру уңайлы булсын өчен. Порталда битне тутыру вакыты — 15-25 минут. Шунысы мөһим, исәпкә алу битенең черновигы һәр кырда саклана. Ягъни, кулланучы тәнәфес ясарга һәм анкета тутыруны соңрак тәмамларга мөмкин.
Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Россиянең күпчелек өлешендә уза, ә ерак һәм кыен булган территорияләрдә халык санын алу 2021 елның 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Дәүләт хезмәтләре порталында 2021 елның 15 октябреннән 8 ноябренә кадәр электрон исәпкә алу кәгазен тутырырга мөмкин.
Халык санын алу Россия җәмгыяте структурасы, милли состав, мәгариф, торак шартлары һәм башка күп кенә характеристикалар турында иң актуаль һәм төгәл мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк. Бу ил һәм халык өчен мөһим булган карарларны унъеллыкка алга кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.