РФ Дәүләт хезмәтләре турындагы хисап язмасын банк мобиль кушымтасы аша өйдән чыкмыйча гына расларга мөмкин

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

11 октябрьдән Татарстанда эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, QR-кодлар кертелде. Әгәр сез соңгы 6 айда прививка ясатыгыз яки авырып китсәгез, QR-кодны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин.

Моның өчен расланган хисап язмасы булырга тиеш.

Әгәр сезнең хисап язмагыз расланмаган икән, моның өчен КФҮкә барырга кирәкми - аны өйдән чыкмыйча гына, банкның мобиль кушымтасы аша раслап була.

Бүген мондый мөмкинлек Сбербанк, Ак Барс Банк, Тинькофф Банк, ВТБ банкы, Банк почтасы, ПСБ Банк, МТС Банк, СКБ банк һәм Авангард банк мобиль кушымтасында бар.

"Сбербанк Онлайн" кушымтасы өчен Дәүләт хезмәтләрендә хисап язмасын раслау алгоритмы түбәндәгечә булачак:

  • Адым 1 "Сбербанк Онлайн" мобиль кушымтасына керегез
  • Адым 2 Эзләү юлында "Дәүләт хезмәтләрендә теркәлү"гә басыгыз
  • Адым 3 шәхси мәгълүматларыгызны тикшерегез - телефон номеры, паспорт, СНИЛС, электрон почта
  • Адым 4 Бушлай СМС ярдәмендә теркәүне раслагыз. 0919 номерыннан Сезгә Дәүләт хезмәт күрсәтүләрен раслау коды белән СМС киләчәк. Бу кодны җавап СМС белән җибәрегез. Бу бушлай.
  • Адым 5 30 минуттан соң операцияләр тарихында теркәү статусын тикшерегез.

«Ак Барс Онлайн» кушымтасы өчен инструкция түбәндәгечә:

  • Адым 1 Мобиль кушымтага керегез
  • Адым 2 Экран астындагы Профиль значогына басыгыз һәм аннары "Өйдән чыкмыйча дәүләт хезмәтләрендә теркәлү" дигән язманы сайлагыз
  • Адым 3 Сездә мәгълүматлар белән  тәрәзә ачылачак. e-mail, СНИЛСны тикшерегез һәм башка буш юлларны тутырыгыз. «Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәм» пунктында галочканы куегыз һәм «Раслау» төймәсенә басыгыз.

Сезнең хисап язмагыз уңышлы расланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International