«Интернетны өйрән - аның белән идарә ит!» X Бөтенроссия онлайн-чемпионатына катнашучыларны теркәү дәвам итә

2021 елның 8 октябре, җомга

«Интернетны өйрән - аның белән идарә ит!» X Бөтенроссия онлайн — чемпионатына катнашучыларны теркәү дәвам ителә. 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар өчен ярышларны «Ростелеком» һәм интернет челтәренең милли доменының Координацион үзәге, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Роскомнадзор ярдәме белән үткәрә.

Онлайн-чемпионат 2021 елның 9-25 ноябрендә проектның  игра-интернет.рф рәсми сайтында узачак. Катнашучыларны теркәү 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләрне игълан итү 9 декабрьгә билгеләнгән.

Чемпионатта катнашучыларга 60 минут эчендә төрле авырлыктагы биремнәрне үтәргә туры киләчәк. Быел төп тема - "Цифрлы дәүләт", барлык биремнәр дә цифрлы хөкүмәткә, цифрлы икътисадка, цифрлы дәүләт иминлегенә, электрон мәгарифкә, акыллы шәһәргә багышлана. Сорауларның бер өлеше чемпионатның махсус темасына — .RU/.РФ доменнар координация үзәгенең 20 еллыгына кагылачак.

Онлайн-чемпионатта катнашкан өчен беренче балларны онлайн-турнир башланганчы ук алырга мөмкин. Моның өчен 1 ноябрьгә кадәр өстәмә биремне үтәргә кирәк.

Шәхси һәм команда зачетында җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәчәк. Шәхси һәм команда зачетларында беренче биш урынны алган катнашучылар шулай ук кыйммәтле бүләкләр алачак: планшет, смартфон, фитнес-сәгать, 3D-ручка яки bluetooth-наушниклар. Призлы урыннар алмаучылар исемле электрон сертификатлар алачак.

«Интернетны өйрән - аның белән идарә ит!» бу - популяр социаль-мәгариф проекты, аның максаты - цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү. Аның ярдәмендә яшь кулланучылар Интернет һәм цифрлы технологияләр урнаштыруның нечкәлекләрен аңлый, тәҗрибәле интернет-юзерлар була һәм челтәрдә куркынычсыз серфинга өйрәнә алачак. Проект шулай ук мәктәп укучыларының цифрлы технологияләр белән бәйле һөнәрләр белән кызыксынуын уятырга тиеш.

Проектның ун ел эшләү дәверендә «Интернетны өйрән - аның белән идарә ит!» проектында Россиянең барлык төбәкләреннән 150 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International