ИТ-парк Татарстанның Саба районында вәкиллек ачты

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Казан ИТ-паркы Байлар Сабасында вәкиллекне ачты - ул ун эш урыны белән җиһазландырылган коворкинг. Киләсе елда ул опенспейс, уку сыйныфлары һәм офислары булган 400 квадрат метр мәйданлы үз бинасына күчәчәк.

Татарстанда ИТ-парк тәҗрибәсен трансляцияләү программасы кысаларында бу ел ахырына кадәр тагын ике ИТ-парк вәкиллеге ачылачак — Чистайда һәм Алабугада.

Исегезгә төшерәбез, ИТ-паркның Яр Чаллыда да мәйданчыгы бар инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International