Татарстанның яшь профессионаллары EuroSkills Graz 2021 һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында Россия милли җыелма командасы составында гомуми копилкага 14 медаль һәм һөнәри осталыклары өчен 2 медаль китерделәр.
26 сентябрьдә Австриядә һөнәри осталык буенча EuroSkills Graz 2021 Европа чемпионатына нәтиҗәләр ясалды. WorldSkills Russia милли җыелма командасы гомумкоманда – медаль һәм бал зачетлары нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны алды.
ИТ-компетенцияләрдә татарстанлылар «Мобиль робототехника» компетенциясендә алтын медаль (Эльдар Сейдаметов һәм Владислав Дюбанов), «CAD инженер дизайны» компетенциясендә көмеш медаль (Егора Соболев), «Челтәр һәм системалы идарә итү» компетенциясендә бронза медаль (Антон Поликасов) һәм «Веб-технологияләр» компетенцияләрендә һөнәри осталыклары өчен медаль (Иван Гончаров) алдылар.
Эльдар Сейдаметов һәм Владислав Дюбанов шулай ук «Best of nation» бүләген һәм Mr Jos De Goey Best in Europe Awards Европа беренчелегенең иң югары бүләген алды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!