25 сентябрь көнне 14:00 сәгатьтә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы Ачык ишекләр көне үткәрәчәк, анда теләге булган һәркем кабул итү кагыйдәләре һәм белгечлекләр исемлеге белән таныша алачак.
Сез аудиторияләрне һәм остаханәләрне, техникумның тулай торагын карый аласыз, һөнәри һәм шәхси үсеш мөмкинлекләре, шулай ук техникумны тәмамлаганнан соң эшкә урнашу һәм уку перспективалары турында белерсез.
Чара Казан шәһәре, Бари Галиев ур., 3А йорт адресы буенча узачак.
Белешмәләр өчен Телефон: 8 (843)203-555 (203 өстәргә).