17 сентябрьдә цифрлы медицина өлкәсендә карарлар эшли торган стартаплар өчен «DigitalHealth» питч-сессиясе булачак. Проектлар потенциаль партнерларның һәм инвесторларның игътибарын җәлеп итә ала. Катнашучыларга Татарстанның сәламәтлек саклау оешмаларында үз эшләнмәләрен пилотлаштыру мөмкинлеге тәкъдим ителәчәк, Иң яхшы командалар 300 000 сум күләмендә акчалата бүләк алачак.
«DigitalHealth» Питч-сессиясе Digital Superhero марафонының финал этабы булып тора һәм Kazan Digital Week - 2021 халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм InnoSTage компанияләре төркеме ярдәмендә үткәрелә.
Питч-сессиядә катнашырга цифрлы медицина өлкәсендә карарлар эшләүче стартаплар һәм инновацион компанияләр чакырыла.
Сайлап алу юнәлешләре:
Катнашу өчен гаризалар 14 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Беренчел мәгълүматларны анализлаганнан соң, питч-сессиядә катнашучылар исемлеге төзеләчәк. Җиңүче проектлар Kazan Digital Week -2021 форумы кысаларында DemoDay турындагы карарны тәкъдир итү мөмкинлеге алачак.