Татарстан Президенты: Социаль әһәмияткә ия объектларда тиз йөрешле интернет гражданнарыбызның тормыш сыйфатын арттыра

2021 елның 28 августы, шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль әһәмиятле объектларны Интернет челтәренә вакытыннан алда тоташтыру уңаеннан тантаналы чарада катнашты. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Видеоэлемтә аша тантанада республиканың барлык муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.

Татарстанда «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты кысаларында 2019 елдан 2021 елга кадәр 3 мең 578 социаль әһәмияткә ия объект интернетка тоташтырыла, шулардан 2 мең 347 объект (төп күләмдәге 802 объект һәм өстәмә күләмдәге 1545 объект) - быел. Татарстанда проектның операторы - "Таттелеком" ГАҖ.

Төп эш күләменең 802 объектында бер айга алданрак эш башкарылган. Шулай ук интернетка өстәмә күләмдәге 1000 социаль әһәмияткә ия объект та тоташтырылган. Эшләрне тулысынча якын арада тәмамлау планлаштырыла.

Проект гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Тиз йөрешле интернет республиканың барлык мәктәпләрендә дә пәйда булды инде. Хәзер аларга ФАПлар, мәдәният йортлары, авыл клублары, китапханәләр, авыл җирлекләре администрацияләре һәм башка объектлар тәэмин ителгән. Ул Татарстанның 1900 торак пунктында урнашкан объектларны үз эченә ала. Шул ук вакытта тоташтырыла торган объектларның 98% ы авылларда урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International