РФ Цифрлаштыру министрлыгы: Татарстан югары "санлы өлгергәнлек регионы" дип танылды
РФ Цифрлаштыру министрлыгы Россия регионнарының "санлы өлгергәнлек" рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Татарстан әлеге күрсәткечнең югары дәрәҗәдә булган төбәкләр исемлегенә керде, дип хәбәр итә «КоммерсантЪ».
Россия Федерациясенең тугыз регионы гына ведомство Цифрлы үсеш планында «высокозрелые» категориясенә кертте. Татарстаннан тыш, бу исемлеккә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, ХМАО һәм ЯНАО һ.б. кергән.
Шул ук вакытта сәламәтлек саклау, мәгариф, дәүләт идарәсе, шәһәр тирәлеген, транспорт һәм логистика өлкәләрендә цифрлы технологияләрне куллануның активлыгы бәяләнде.
Россиядә 2030 елга стратегик үсеш максатлары билгеләнде, шуңа бәйле рәвештә Министрлык «Цифрлы өлгергәнлек»не бәяләгәндә, 2030 елга билгеләнгән күрсәткечләрне Регионнарда булган күрсәткечләргә тиңләде. Димәк, Татарстан (һәм башка төбәкләр) ИТ-белгечләр саны, әйдәп баручы тармакларда заманча санлы карарларны гамәлгә кертү һәм куллану чыгымнары һәм башка критерийлар буенча Россиянең стратегик үсеше - 2030 күрсәткечләренә якынлаша.