"ПРОФ-IT.2021» бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

«ПРОФ-IT.2021» IX Бөтенроссия региональ һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектлары конкурсына теркәлү ачылды. Катнашу өчен гаризаны 28 июльгә кадәр сайтта калдырырга мөмкин –  http://konkurs.d-russia.ru.

Ел саен конкурста Россия төбәкләренең башкарма хакимияте һәм җирле үзидарә органнары IT-проектлар һәм иң яхшы IT-практикалар тәкъдим итә. 8 ел эчендә "ПРОФ-IT"да меңнән артык төбәк һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проекты тәкъдир ителде. Илнең 51 регионыннан килгән вәкилләр конкурс лауреатлары булдылар.

Конкурс елдан-ел популярлаша бара - катнашучылар саны арта, номинацияләр составы үзгәрә, шулай ук конкурсантлар өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Быел катнашучылар 14 төп номинация буенча гариза бирә алачак. «Сәламәтлек саклау» номинациясе Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән гамәлгә куелды.

Конкурска нәтиҗәләр 23-24 сентябрьдә Түбән Новгородта «ПРОФ-IT.2021» IX Бөтенроссия региональ мәгълүматлаштыру форумы кысаларында ясалачак.

Узган ел «ПРОФ-IT.2020» региональ һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектлары конкурсына Россиянең 58 регионыннан 240 проект игълан ителгән иде. Финалга 49 иң яхшы проект чыкты. Һәр номинациядә җиңүчеләргә уникаль статуэтка тапшырыла. «ПРОФ-IT» статуэткасының һәр елны үзенчәлекле дизайны бар, ул конкурс финалына кадәр сер итеп саклана.

Конкурста катнашу һәм форумда катнашу турында барлык сорауларны оештыру комитетының мәгълүмат үзәгенә мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин: 8-800-700-57-08, prof-it@d-russia.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International