Айрат Хәйруллин: «Июнь аенда татарстанлылар 34 хезмәтне электрон форматта ала алачак»

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Июнь аенда Татарстан халкы ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 34кә кадәр электрон рәвештә хезмәт күрсәтә алачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган утырышта дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү эшенең барышы турында республиканың цифрлы ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде.

Утырыш Татарстан Республикасының цифрлы трансформация буенча проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган иде. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендә узды.

Үзенең чыгышы кысаларында Цифрлы үсеш министры 2020 елга дәүләт хезмәтләрен алуны оптимальләштерү һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде.

"Ил Президенты тарафыннан 2023 елга социаль әһәмияткә ия булган барлык хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү бурычы куелды. Без республикада тагын да зуррак максатны тормышка ашырырга – барлык 372 хезмәтне электрон рәвештә күрсәтергә ниятлибез. Июнь аенда ук халык 34 хезмәтне электрон форматта алырга тиеш", - дип билгеләде Айрат Хәйруллин.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан территориясендә 372 дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтелә. Алар арасында 111 социаль әһәмияткә ия, шуларның 18е генә электрон рәвешкә күчерелгән. Ел ахырына кадәр барлык 111 социаль хезмәтне электрон форматта гамәлгә ашыру планлаштырыла, ә калган 261 хезмәт – 2023 елга кадәр.

Шулай ук ведомство башлыгы үз нотыгында һәр министрлык һәм ведомствога хезмәт күрсәтүне күчерү процессларының агымдагы торышын билгеләп үтте: күпме хезмәт анализланды һәм тасвирланды, нинди хезмәтләрнең расланган административ регламентлары бар һәм күпме хезмәт электрон форматка күчерелде инде.

Моннан тыш, министр хәбәр иткәнчә, узган елда Цифрлы ведомство командасы «Сакчыл җитештерү» методологиясе буенча 175 хезмәт күрсәтүне тәмамлаган инде. Агымдагы елда калган 190 хезмәт күрсәтеләчәк һәм оптимальләштереләчәк.

"Хезмәттәшләр, бу безнең зур уртак эшебез. Халыкка уңайлы булсын өчен, хезмәт күрсәтүләрне цифрлаштыру процессларын мөмкин кадәр нәтиҗәле башкара алсын өчен, һәркемне аңа кушылуыгызны сорыйм", - дип сүзен йомгаклады Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International