Киберспорт буенча Cyber Park чемпионатына теркәлү башланды

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Югары технологияләр өлкәсендәге "ИТ-парк" технопаркы  Идел буеның яңа зур уен вакыйгасы – Cyber Park чемпионатында катнашу өчен гаризалар кабул итүне ачты. Бу чара ел саен үткәреләчәк, ә 5 ел эчендә Cyber Park пилот чарасыннан киберспорт буенча масштаблы Олимпиадага кадәр артырга планлаштыра.

Чемпионатка түбәндәге адрес буенча теркәлергә мөмкин:  https://click-storm.ru/event/268/#tournament_listy. Чара Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Чемпионатта катнашу өчен 18 яшьтән уенчылар чакырыла, шулай ук ата-аналардан ризалык булган очракта, 14 яшьтән дә катнашырга мөмкин. Чемпионат ике этапта узачак:

  • 23 апрель – 16 май) CS:GO яки Dota 2 буенча командалар өчен сайлап алу турлары;
  • Гранд-финал (22 май) - ИТ-парк мәйданчыгында.

Исегезгә төшерәбез, Cyber Park кысаларында 22 майда ИТ-паркта берьюлы өч блок эшләячәк:

1 блок – киберспорт дисциплиналары буенча приз фонды 500 000 сум булган Чемпионат;

2 блок - Cyber Conf, уеннарны эшләүгә багышланган халыкара конференция. Ел саен конференциянең темасы үзгәрәчәк, шуңа күрә фикер алышуга иң актуаль мәсьәләләр генә чыгарылачак. Конференциянең партнерлары - «Индикатор» уеннары авторлары берләшмәсе һәм Indie GameDev Club компаниясе;

3 блок - Фан - кабатланмас күңел ачу территориясе. Бу - рольле өстәл уеннары зонасы, комикслар китапханәсе, киберспорт тренажерлары, уен зоналары (дронов ярышлары, футбол, биюләр), гик-маркет, косплей-шоу һ.б. шулай ук Mortal Kombat 11 һәм FIFA 21 буенча турнирлар узачак.

Параллель рәвештә ИТ-парк киберспорт һәм компетенцияләрне үстерү үзәгендә уеннар эшләү буенча курсларны интеграцияләргә, GameDev һәм эшләү буенча ай саен митаплар үткәрергә, министрлыклар, ведомстволар, эре ИТ-компанияләр, югары уку йортлары арасында киберспорт буенча чемпионатлар оештырырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International