«ПРОФ-IT. Инновация» Беренче Милли конкурсына йомгак ясалды, анда илнең 40 регионыннан IT-компанияләр катнашты. Республиканың берьюлы ике ИТ-проекты конкурсның җиңүчесе һәм призеры дип игълан ителде.
"Цифрлы икеле" номинациясендә беренче урынны «Глонасс юл хәрәкәте иминлеге» ҖЧҖ компаниясе – Юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча программа-аппарат комплексы (юл хәрәкәте ПАК) эшләнмәсе яулады. Ә "ИнноГеоТех" ҖЧҖ компаниясе проекты - Машина белән укыту технологияләрен кулланып урман фонды мониторингы автоматлаштырылган сервисы «Ясалма интеллект» номинациясендә икенче булды.
Исегезгә төшерәбез, конкурс 11 номинация буенча узды. IT-карарларга бәяләүне Эксперт советы бирде, аңа федераль министрлыклар – РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һ. б. кергән.
Конкурска барлыгы 140 проект игълан ителгән иде, Экспертлар советы бәяләвенә кадәр 98 проект кертелгән. Җиңүче компанияләрне бүләкләү Түбән Новгородта «ПРОФ-IT» IX Бөтенроссия төбәк мәгълүматлаштыру форумы кысаларында узачак. Җиңүчеләр шулай ук форумда эшлекле программа кысаларында проектларны тәкъдир итү өчен чакырыла.
«ПРОФ-IT. Инновация» конкурсы Дәүләт һәм муниципаль идарәдә кулланылырга мөмкин булган икътисадның төрле тармакларын һәм социаль өлкәләрне цифрлаштыру өлкәсендә инновацион чишелешләрне ачыклау һәм популярлаштыру максаты белән үткәрелә. Оештыручысы - электрон дәүләтнең Эксперт үзәге.