Яр Чаллыдагы «Кванториум» балалар технопаркы Digital Education цифрлы технологияләр өлкәсендә студентларның онлайн-стажировкасының яңа проектын гамәлгә ашыру мәйданчыгы булды. Проект барышында студентлар ИТ-предприятиеләрнең һәм югары уку йортларының әйдәүче белгечләреннән лекцияләр тыңлыйлар, шулай ук реаль җитештерү кейсларын хәл итәчәкләр.
Digital Education - ул проект, аның кысаларында техник юнәлештәге югары уку йортларының һәм колледжларның 3-4 курс студентлары цифрлы форматта производство һәм диплом алды практикасын узарга мөмкин.
Цифрлы стажировка темалары: «Мәдәни объектларны 3D-модельләштерү», «Мәгълүмати платформалар эшләү», «Цифрлы логистика һәм геоинформатика», «Программалаштырылмый торган сайтлар эшләү»,«3D-турлар һәм панорамалар эшләү» һ. б.
Проектта катнашучылар стажировка үтеп генә калмыйча, квалификацияне күтәрү турында сертификат та алачак. Моннан тыш, кейсларның иң яхшы чишелешләрен әзерләгән командалар «Профдвижение» яшьләр форумына чакырылачак, аның кысаларында кейс-чемпионат узачак.
Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллыда «Кванториум» балалар технопаркы инде бишенче ел эшли. Бүген технопаркта 5-11 сыйныф укучылары өчен 12 юнәлеш буенча укулар уза:
«Кванториум»да даими нигездә 600гә якын укучы белем ала. Ел саен мастер-класслар һәм экскурсияләр кысаларында «Кванториум» белем бирү программалары белән 1 700 дән артык бала шөгыльләнә. Моннан тыш, балалар технопаркы базасында өстәмә белем бирү системасы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программалары гамәлгә ашырыла.