3D-технологияләр буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында җиңүчеләр билгеле

2021 елның 5 марты, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында 3D-технологияләр буенча ачык Бөтенроссия олимпиадасының региональ сайлап алу этабы узды.

Олимпиада «Киләчәк инженерлары: 3D-технологияләр һәм мәгариф» проекты кысаларында үткәрелә. Аны оештыручыларның берсе - Санкт-Петербург шәһәренең "3D-мәгариф Ассоциациясе".

Региональ этапта Татарстанның төрле төбәкләреннән 40 тан артык бала катнашты. Олимпиадада моделистларга биология кабинеты һәм микробиология лабораториясе булган мобиль уку сыйныфы өчен инновацион бер партия прототипларын уйлап табарга һәм эшләргә, шулай ук аларның модельләрен бастырып чыгарырга туры килде.

Ә җиңүчеләр:

7-8 сыйныфларның яшь төркеме

3 урын - Богдан Бреславец, Яр Чаллы шәһәре;

2 урын - Искәндәр Зиннәтов һәм Аяз Һадиуллин, Мамадыш районы;

1 урын - Даниэль Закиров, Яр Чаллы шәһәре.

9-11 сыйныфларның яшь төркеме

3 урын - Артур Петров һәм Әмир Гомәров, Алабуга шәһәре;

2 урын - Руслан Абдуллин, Яр Чаллы шәһәре;

1 урын - Дмитрий Чернеев һәм Алексей Шремзер, Түбән Кама шәһәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International