1 866 татарстанлы COVID-19дан 122 кайнар линия буенча вакцинация ясауга язылган

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Гыйнвар уртасыннан башлап республика халкы COVID-19дан вакцинациягә 122 Бердәм кайнар линия номеры һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша языла ала. Бүгенге көндә контакт-үзәк операторлары вакцинацияләүгә 1 866 гариза кабул иткән, ә портал аша Прививкага 1 212 кеше язылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, көн саен 122 кайнар линиягә татарстанлылардан 1 050гә якын мөрәҗәгать килә, шуларның 190ы – вакцинациягә язылу. Эшкәртелгән шалтыратуларның гомуми саны 74 меңнән артып китә. Шул ук вакытта җавапны көтүнең уртача вакыты 6 секунд тәшкил итә, ә оператор белән сөйләшү 2,5 минут чамасы дәвам итә.

Бүген, гомумән алганда, коронавирус мәсьәләләре буенча 67 оператор, шулай ук Лилия телефон роботы буенча халыкка консультация бирә. Еш кына татарстанлылар авыруның беренче симптомнары вакытында гамәлләр тәртибе турында сорыйлар, табибка язылалар яки медикларны өйгә чакыралар, сырхауханәләрнең эш вакытын аныклыйлар һ. б.

Моннан тыш, татарстанлылар шулай ук COVID-19дан вакцинациягә Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша языла алалар. Шушы вакыт эчендә әлеге мөмкинлектән 1 212 кеше файдаланган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International