КФҮнең Казан офисларында эшләми торган методик көн кертелә

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Февральдән башлап, республиканың күп функцияле үзәкләренең Казан офислары, хезмәткәрләрне закон яңалыкларына өйрәтүгә бәйле рәвештә, айга бер тапкыр эшләмәячәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, элек хезмәткәрләрне, шул исәптән халыкка яңа хезмәт күрсәтү буенча укыту КФҮләрдә җитештерү процессы тукталмыйча үткәрелде.

"Без КФҮләрдә хезмәтләр саны даими артуга бәйле рәвештә укыту рәвешләрен һәм срокларын яңадан карарга мәҗбүр. Быел гына да алар 51гә арткан. КФҮ аша гражданнарга күрсәтелә торган хезмәтләр регламентындагы үзгәрешләр дә җентекләп өйрәнүне һәм практикада хатасыз куллануны таләп итә», - дип сөйләде Татарстандагы КФҮ директоры Ленара Мозаффарова.

Ул Казанның барлык 11 офисын бер мизгелдә ябу турында сүз бармый, дип аңлатты. Аларның һәркайсы өчен үз методик көне билгеләнгән. График чират принцибы буенча төзелгән. Офисларның берсе ябылган көнне казанлылар башка 10 КФҮ филиалына хезмәт күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә алачак.

Офисларны ябу графигы белән КФҮ рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International